- кырмазый
- иск. 1. Салават күперендәге төп төсләрнең берсенә охшаган, кан төсендәге 2. күч. Революцион көрәштә катнашучы, шуның яклы, шуңа бәйләнешле. Совет гаскәрләренә карата к. сакчы. Коммунистлар яклы. 3. күч. XX гас. башында җәдитчеләр хәрәкәтендә катнашучы, җәдитчеләр яклы 4. күч. Һич тайпылмыйча билгеле бер карашны яклаучы, эзлекле тарафдар, ортодокс к. сөйләү – к. мөэмин булып кылана. КЫЗЫЛ АГАЧ – Кызгылт үзагачлы көньяк агачы. Югары сыйфатлы үзагач. КЫЗЫЛ БАЛЫК – Осетрлар семь. балык (севрюга, белуга һ. б.) КЫЗЫЛ ГӨМБӘ – Урманда үсә торган аксыл кызыл эшләпәле гөмбә; рус. Волнушка. КЫЗЫЛ КАЗ – Тропикларда һәм субтропикларда яши торган, каурыйлары ал төстәге, озын муенлы һәм озын аяклы су кошы; Фламинго. КЫЗЫЛ МАЛ – Тукымалар, мануфактура. КЫЗЫЛ МАЛЧЫ – иск. Мануфактура белән сәүдә итүче. КЫЗЫЛ ЮЛ – Абзацның тоташ тексттан бераз эчкә керебрәк башланган юлы. Кәгазь битенең уртасына басыла торган баш юлы
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.